«Гасыр символы һәм язмышыбыз син безнең» Очрашу кичәсе (18+)

4 октябрь көнне «КАМАЗ» төзелешенең 50 еллыгы һәм Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсендә  завод һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешендә катнашкан өлкән буын укучылар белән «Гасыр символы һәм язмышыбыз син безнең» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.

IMG_20191004_161033
IMG_20191004_163627
IMG-20191004-WA0031
IMG-20191004-WA0026
IMG-20191004-WA0011
IMG_20191004_152051 (4)

Кичәгә кунак итеп Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Марс Нәфыйк улы Яһудин чакырылды. Ул төп җыю конвейерында слесарь, участок мастеры, завод социологы булып эшләгән. Язучы үзенең шәһәребез белән бәйле хезмәт һәм иҗади эшчәнлеге еллары турында сөйләде. Рәссам Валерий Борисович Заболотников безнең шәһәргә багышлап иҗат иткән рәсемнәрен тәкъдим итте. Кичә кунаклары КАМАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешенең авыр һәм катлаулы еллары турында истәлекләре белән уртаклашты. Чара шәһәргә багышланган шигырьләр уку һәм җырлар башкару белән үрелеп барды. Шулай ук «Кама буендагы шәһәр» видеоролигы һәм «КамАЗ төзелеше, 1969 ел хроникасы» документаль фильмы күрсәтелде. Кичә бик җылы һәм җанлы рухта узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: