«Шигъри уйланулар» Әдәби очрашу (18+)

Screenshot_20190216-095152
Screenshot_20190216-095200
Screenshot_20190216-095208
Screenshot_20190216-095215

15 февральдә 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында Чаллы шагыйрәсе Лидия  Тимофеева белән очрашу кичәсе узды.

Очрашу беренче минутларыннан ук шигърият сөючеләр бәйрәменә әйләнде. Лидия Ивановнаның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышканнан соң, тыңлаучылар тормыш, китаплар, шигърият турындагы ачыктан-ачык сөйләшүдә катнашты. Автор үзенең «По душам поговорим», «Запоздалое лето», «Филькина грамота» китаплары белән таныштырды. Чарага килүчеләр  шагыйрә башкаруындагы «Все начинается с любви», «Заболеть КАМАЗОМ», «Достоинство», «Моя Родина – Челны» һәм башка тормышка, әйләнә-тирә дөньяга бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт, шәһәребезгә һәм кешеләргә карата җылы ихтирам хисләре белән сугарылган шигырьләрен тыңлады.

Очрашу тарихыбызның фаҗигале битләренең берсе булган Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән туры килде. Һәм бу юкка гына түгел… Лидия Ивановнаның шигырьләрендә бу тематика зур урын алып тора. Аның бу кичәдә яңгыраган «Памятник солдату», «Парк Победы», «Авторота» кебек патриотик шигырьләре катнашучыларның  күңелен тетрәндерергә, Әфган һәм Бөек Ватан сугышлары вакытында чаллылыларның Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәвен искә төшерергә мәҗбүр итте.

Кичә барышында Лидия Тимофеева сүзләренә язылган «Гимн ветеранов КАМАЗА», «Будем жить», «С днем рожденья, малыш!», «Нам есть, чем дорожить» җырлары яңгырады.

Очрашу бик җылы рухта узды. Шагыйрә белән аралашудан калган куанычлы мизгелләр өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм аңа алга таба иҗат үрләрен яулавын дәвам итүен теләп калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: