Чаллы шагыйрәсе В.П.Хәмидуллина белән очрашу кичәсе (12+)
12 ноябрь көнне, «Татарстан әдәбияты: үткәне һәм бүгенгесе» туган якны өйрәнү программасы кысаларында, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен Чаллы шагыйрәсе В.П.Хәмидуллина белән очрашу кичәсе уздырды. Укучылар Вера Петровнаның мәктәп елларында ук шигырьләр язу белән мавыгуы, аның Горьков спорт мәктәбе-интернатында укуы, шуннан соң Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлавы турында белде. Чара барышында балалар авторның «Я открываю свой альбом» (2004), «Подарите любимой весну» (2006), «Жучок в янтарном медальоне» (2008) кебек күпсанлы шигъри җыентыклары белән танышты. Вера Петровнаның татар һәм чит ил авторларының шигырьләрен тәрҗемә итү белән дә танылган булуы һәм аның «Тәрҗемәләр халыкларны үзара якынайтуы, бер халыкның күңел дөньясына башка халыклар өчен ишекләрен ачулары белән зур кыйммәткә ия» дигән сүзләре чарага килүчеләр өчен бер ачыш булды. Чаллы шагыйрәсе үз шигырьләрен укыды һәм киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты, балаларга яңа җыентыкларын бүләк итте, кызыксынучыларга шигырь язу серләрен ачты. Чара җылы атмосферада узды, укучылар шагыйрәгә аның иҗаты белән бәйле сораулар бирде. |