«Сүз рәссамы» Кичә-портрет (18+)

«Илһам» клубы кысаларында, 19 февраль көнне 1 нче санлы китапханәдә язучы һәм шагыйрь, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Иван Бунинның тууына 150 ел тулуга багышланган  «Сүз рәссамы» дигән кичә-портрет узды.

600
601

«Мин чын рус кешесе» слайд-презентациясен карау барышында, кичә кунаклары бөек язучының тормыш юлындагы кызыклы фактлар һәм аның иҗаты белән танышты. Клуб әгъзасы Валентина Шамарина башкаруында шагыйрьнең «Матери», «В лесу, в горе, родник, живой и звонкий…», «Вечер», «У птицы есть гнездо, у зверя есть нора…» һ.б. танылган шигырьләре яңгырады. Кичә азагында И.А.Бунинның «Господин из Сан-Франциско», «Митина любовь», «Жизнь Арсеньева» һ.б.әсәрләре буенча фикер алыштылар һәм укыганнан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Чарага «Иван Бунин – бөек сүз остасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: