Үзәк китапханәдә рәссам-бизәүче Фаил Ислам эшләреннән торган күргәзмә ачылды (18+)

29 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында «Милли бәйрәмнәр буенча фольклор утырмалар»  проекты кысаларында рәссам-бизәүче, фотограф, шагыйрь, шәһәребезнең иң талантлы шәхесләренең берсе Фаил Исламны искә алу кичәсе узды. Әлеге чара кысаларында рәссамның сәнгать эшләреннән торган күргәзмә дә ачылды. Аның өчен материал Фаил Исламның хезмәттәшләре ярдәме белән тупланды.

IMG_6036
IMG_6033
IMG_20191129_144857
IMG_20191129_144639
IMG_6038
Без имени-1
IMG_20191129_143539
IMG_6041
IMG_20191128_143604
Без имени-4
Без имени-2
IMG_20191128_143559
Без имени-1
Без имени-3
Без имени-5

Кичәдә рәссамны белгән, аның белән бергә эшләгән иптәшләре, якыннары һәм талантын сөючеләр җыелды. Фаил Исламның дуслары һәм хезмәттәшләре тарафыннан бик күп җылы, чын күңелдән әйтелгән изге сүзләр яңгырады. Аның укытучысы Зәбир Хәлимов рәссам турында якты истәлекләре белән уртаклашты. «Балаларын югалткан ата-аналарга ничек авыр булса, укытучыларга да укучылары белән хушлашу шулай авыр», – дип тәмамлады ул чыгышын.

Кичә дәвамында гаилә архивыннан аудио һәм видеоязмалар тәкъдим ителде. Алар арасында Фаил Ислам башкаруындагы җырлар да яңгырады. Сөекле рәссамыбызның балалары әтиләре истәлегенә үзәкөзгеч видео әзерләгән иде. Кичә азагында рәссамның тормыш иптәше һәм туганнары үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Фаил Ислам озак еллар «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасында рәссам-бизәүче, фотограф булып хезмәт куйды. Аның рәсемнәре шәһәребез һәм республикабызның күп кенә язучылар китапларын бизи. Аяныч, 2019 елның 13 июлендә Фаил Исламның гомере өзелде. Әлеге кичә ачык күңелле кеше, моңлы, шигъри җанлы, талантлы рәссамның якты истәлегенә багышланды…

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: