Михаил Пришвинда кунакта (6+)

4 февральдә 10 нчы санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Михаил Пришвинда кунакта» исемле әдәби уен-сәяхәт узды. Чара Россия балалар китапханәләре арасында «М.М.Пришвинның Россия табигате турындагы китапларын бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән китап укуны алга кую буенча Төбәкара Акциядә катнашу кысаларында оештырылды.

10ф. Рассказ о писателе
10ф. Участники акции «В гостях у Михаила Пришвина»

Китапханә хезмәткәрләре укучыларга М.Пришвин тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт итәргә чакырды. «Биография» станциясендә балалар язучының балачагы, әтисе белән бергә урманда йөрергә яратуы һәм бар күргәннәрен дәфтәр битенә язып баруы хакында мәгълүмат алды.

Шуннан соң укучылар «Табигать хәзинәсе» станциясенә юл тотты. Анда язучының Журка исемле торна, сакчыл тиен, сөйләшә белүче карга һәм үзен өйгә керткән кешенең чын дустына әверелгән керпе турындагы матур итеп табигатьне сурәтләгән хикәяләре белән танышты.

«Урман табышмаклары» станциясенә килеп җиткәч, сәяхәттә катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп һәм «урман» фантлары уенында катнашып, үзләренең белем дәрәҗәсен күрсәтте.

М.М.Пришвин китаплары күргәзмәсе чараны тагын да баетты.

Уен-сәяхәткә нәтиҗә ясап, китапханә хезмәткәрләре акциядә актив катнашкан укучыларга рәхмәт белдерде.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: