Үзәк китапханәдә хисап-сайлау профсоюз җыелышы узды (18+)

7 декабрь көнне «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең беренче профсоюз оешмасында хисап-сайлау профсоюз җыелышы үтте. Анда мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз шәһәр комитеты рәисе Заһидуллина Илсөя Илдус кызы һәм 110 профсоюз әгъзасы катнашты. 

собрание
IMG_2842
IMG_2846
IMG_2882
IMG_2841
IMG_2866
IMG_2853
IMG_2835

2020 – 2022 елларда китапханә системасының профсоюз комитеты эше нәтиҗәләре турында ҮКС профком рәисе Р.Г.Хәмидуллина сөйләде. Ул ҮКС профсоюз оешмасы эшенә «яхшы» дигән бәя куйды. Ревизия комиссиясе әгъзасы Г. М. Фәхруллина профсоюзның финанслары нинди максатларда кулланылуы һәм бүлеп бирелүе турында әйтеп үтте: матди ярдәм, массакүләм мәдәни эшне оештыру һәм хуҗалык чыгымнары.

Мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз шәһәр комитеты рәисе Илсөя Илдус кызы беренчел профсоюз оешмасы эшенә югары бәя бирде, китапханә системасы хезмәткәрләренең шәһәр комитеты тормышында актив катнашуын һәм лидер булуын билгеләп узды.

7 кешедән торган профсоюз комитеты әгъзалары һәм 3 кешелек ревизия комиссияләренең яңа составы тәкъдим ителде. ҮКС профсоюз комитеты рәисе итеп Р.Д.Салихова билгеләнде. 

«ҮКС» МБУ директоры Гайнуллина Венера Марсил кызы яңа составка эшләрендә уңышлар теләде. 

IMG_2870
IMG_2878
IMG_2865
IMG_2861
IMG_2871
IMG_2872
IMG_2859
IMG_2873
IMG_2887

Профсоюзда актив эш алып барганнары өчен профсоюз комитеты әгъзалары мәдәният хезмәткәрләренең шәһәр комитеты, республика һәм гомумроссия һөнәри берлегенең диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее мөдире, мәдәният хезмәткәрләренең Чаллы шәһәр комитетының массакүләм мәдәни һәм спорт эше буенча комиссия рәисе Хәмидуллина Роза Галимулла кызы «Татарстан Республикасының профсоюз хәрәкәте алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: