Чаллыда Муса Җәлилне искә алдылар (0+)

Бүген, 15 февраль көнне, Яр Чаллы шәһәрендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуны билгеләп уздылар. Һәр елдагыча 11.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге сквер янында герой һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте.

IMG_2750
IMG_2775
IMG_2762
IMG_2763
IMG_2793
IMG_2804

Тантаналы чараны Яр Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин ачып җибәрде. Ул сәламләү чыгышында җыелган бар халыкка рәхмәтен белдерде. Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Винер Харисов Җәлил шигъриятенең хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмавы, аның иҗатының әһәмиятле урын алып торуы хакында сөйләде.

Чарада Комсомол районы башкарма комитеты, шәһәрнең мәгариф бүлеге  вәкилләре, язучылар, китапханәчеләр, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.

Программада мәктәп укучылары башкаруында каһарман-шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, Рубис Зарипов М.Җәлил сүзләренә язылган «Җырларым» җырын башкарды.

Шәһәр Үзәк китапханәсе Әдәбият тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Р.Г.Хәмидуллина һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы Ә.М.Шәриповлар башкаруында төрле телләрдә яңгыраган шигырьләр тамашачыда зур тәэсирләр калдырды.

Муса Җәлил иҗатына багышланган чаралар шәһәребез китапханәләрендә дә дәвам итә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: