Чаллыда Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшыру кичәсе узачак (0+)

Шәүкәт Галиев исемендәге премияне тапшыру тантанасы 12 апрель көнне 11.00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә узачак. 2020 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән автор һәм балалар премия лауреатлары булачак. 
Премия ТР Язучылар берлеге һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе тарафыннан игълан ителде. 

Адрес: Ямашев бульвары, 4/14А, шәһәр үзәк китапханәсе
Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52

Поделиться: