«Иң кадерле мирас» Телдән журнал (12+)
17
Гыйнвар 2020
Җомга
12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Иң кадерле мирас» дигән темага телдән журнал үткәрде. «Нәүрүз мөбарәкбад», «Карга боткасы», «Халык бәйрәме – Сабантуй», «Сөмбелә – уңыш бәйрәме», «Каз өмәсе», «Нардуган бәйрәме», «Татар халкының дини бәйрәмнәре», «Йомгаклау» дип исемләнгән журнал битләре аша электрон презентация ярдәмендә укучылар татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары һәм уеннары турында мәгълүмат тупладылар. Кичә барышында балалар мәкаль-әйтемнәрне һәм сынамышларны искә төшерделәр, кайбер татар халык уеннарын уйнап күрсәттеләр, әлеге темага караган китаплар һәм журналлар белән таныштылар. |