Наркоманлык мәсьәләсе буенча «Үлем үзәненә ачкыч» исемле телдән журнал (12+)

24 октябрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә, өлкән сыйныф укучылары өчен, наркоманлык мәсьәләсе буенча «Үлем үзәненә ачкыч» исемле телдән журнал үткәрелде. Чара «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» шәһәр акциясе кысаларында узды.

Благодарим за интересную лекцию
В гостях у библиотеки фельдшер Булыгина Н. П.Набережночелнинского наркологического диспансера
Мы выбираем ЗОЖ
Мы против наркотиков
Стоп! Наркотикам!

Телдән журналның беренче бите зарарлы гадәтләрнең берсе – наркоманлыкка багышланды. Укучылар наркотикларның куркыныч тәэсире турында сөйләгәнне тыңлады һәм наркотик матдәләрне куллану нәтиҗәләре хакында видеоролик карады. Чара кунагы, белгеч Булыгина Наталья Петровна упкынга илтүче әлеге бәйлелеккә каршы кисәтү чараларын санап чыкты.

Чараны дәвам итеп, катнашучыларга китапханәчеләр әзерләгән слайдлы презентация күрсәтелде. Ул «үлем үзәненә» беркайчан да юл ачылмасын өчен, яшь кешенең сәламәтлеген тәшкил итүче төп юнәлешләрне чагылдырды.

Телдән журнал азагында укучылар «Без наркотикларга каршы!» дигән плакат ясады һәм шуның белән әлеге мәсьәләгә карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтен күрсәтте. Чарадан соң балалар «Наркотикларга юк!» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китап һәм журналларны зур кызыксыну белән карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: