«КамАЗ – көчле кешеләр тарихы» Телдән журнал (12+)

7 һәм 8 октябрь көнне 24 нче санлы китапханә Политехника көллияте студентлары өчен «КамАЗ – көчле кешеләр тарихы» исемле телдән журнал үткәрде.

IMG-20191008-WA0014
IMG-20191008-WA0015
IMG-20191008-WA0012

50 ел элек Чулман елгасы буендагы кечкенә генә шәһәрчектә автогигант төзелеше башлана. Моннан берничә дистә еллар элек КамАЗга карата «дөньяда иң эре», «авыр йөк машиналары ясау буенча иң заманча предприятие», «Советлар Союзының куәтлелеген күрсәтү» кебек бәяләмәләр бирелә. Бу гигантны яшьләр, энтузиастлар һәм романтик табигатьле кешеләр күтәрә.

Презентация ярдәмендә студентлар китапханәче белән бергә завод һәм Яр Чаллы шәһәре төзелеше тарихын искә төшерде. Авыр һәм катлаулы эш көннәре, яшь төзүчеләргә очрашырга туры килгән проблемалар турында сөйләштеләр. Көнкүрештәге кыенлыкларга карамастан, алар үз хисләрен һәм кичерешләрен әдәби әсәрләрдә чагылдыру ихтыяҗын тоя. «Орфей» әдәби берләшмәсе Чаллының рухи һәм мәдәни тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелә, яшьләрне тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный. Чара барышында әлеге төзелештә катнашкан Ю.А.Титов, Б.Хохловларның истәлекләреннән өзекләр укылды. П. Прихожанның «Стройка» поэмасыннан, Инна Лимонова, Евгений Кувайцев, Мансур Сафин һ.б.ларның  шигырьләреннән цитаталар китерелде.

Чарада М.Сафин иҗаты буенча буктрейлер, «Коней на переправе не меняют» нәфис фильмыннан өзекләр кулланылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: