«Владимир Набоковның дөньясы һәм сәләте» Телдән журнал (18+)

17 апрель көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен  күренекле рус язучысы Владимир Набоковның 120 еллыгына багышланган телдән журнал уздырды.

604
601
600

Әлеге журнал битләрен «ачып», чарада катнашучылар бөтен дөньяда танылган рус язучысы, шагыйре, әдәбият белгече һәм энтомолог галим турында бик күп кызыклы мәгълүматларны белде. Алар слайдлар ярдәмендә Набоковларның гаилә архивыннан фотоларны карый алды һәм «Рождествено» музей-утары буенча вируталь сәяхәт итте. Китапханәче В.Набоков турында замандашларының истәлекләре белән таныштырды, ә катнашучылар авторның «Защита Лужина», «Другие берега» һ.б. әсәрләреннән өзекләрне укыды. Чара азагында очрашуга килүчеләр «Набоков мирасы» исемле күргәзмәдән үзләренә укыр өчен китаплар сайлап алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: