«Гасырлар аша Казан» Мәдәният дәресе (6+)

цдб культ днев.
цдб культ днев. (2)
цдб культ днев. (3)

7 октябрьдән башлап атна буе Үзәк балалар китапханәсенең ишекләре кече яшьтәге мәктәп балалары – «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында катнашучылар өчен ачык булды. Әлеге проект кысаларында, «Гранта» туристлык фирмасы вәкиле Тимерханова Эльвира Нәкыйп кызы белән берлектә, «Гасырлар аша Казан» исемле мәдәният дәресләре үткәрелде.

Китапханәченең бу проект, анда мәдәни көндәлекнең һәм шәһәребездәге балалар бара алырлык мәдәният йортларының әһәмияле урын тотуы турындагы кереш сүзеннән соң, сүз Эльвира Нәкыйп кызына бирелде. Укучылар экскурсияне алып баручы белән бергә «автобус йөртүчесен» сайлады һәм Казан шәһәре буйлап виртуаль сәяхәткә кузгалды. Балалар башкалабызның күренекле урыннары белән танышты һәм аның белән бәйле кызыклы, истә калырлык тарихи моментларны белде. Сәфәр «Атамалар волейболы» һәм  «Бер, ике, өч…» уеннары белән тәмамланды. Аларда катнашып, укучылар Казан шәһәренең истәлекле урыннары һәм урамнары исемнәрен хәтерләрендә тагын да ныгыта алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: