Михаил Жуковскийның тантаналы дебюты (6+)

24 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсе картиналар галереясының кече залы шыгрым тулы булды. Михаил Жуковскийның тәүге шәхси күргәзмәсен ачу тантанасына аның туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм иҗатын сөючеләр килде.

cFMZqNTcbA8
YSTE7yws6i8
Yh_YpFr3xYA
QhFGC_fiF7U
eDEoc3ZhDrY

Натюрмортлар, табигатьтә ясалган пейзажлар, портретлар – барлык рәсемнәрдән дә җылылык, шатлык һәм уңай хисләр бөркелеп торды. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Чөнки рәссам үзе дә, Укытучысы сүзләренчә, «яхшы күңелле, балаларча самими кеше», шуның өстенә Мәдияр Шәрип улының студиясе иң яхшылардан санала. Чарага килгән рәссамнарның һәрберсе Михаилга карата җылы мөнәсәбәтен белдерде, иң яхшы теләкләр теләде, рәссамның стиле танылуы, эшләренең җылылыгы, аның үзенчәлекле сәләткә ия булуы ассызыкланды.

Михаил Жуковский – эшмәкәр, хәзерге көндә дә ул коммерция өлкәсендә. Өч ел элек ул тәүге тапкыр халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевның рәсем студиясенә килә һәм бу сәнгать төре белән мавыга башлый. Шушы өч ел эчендә ул төркемле төбәк һәм шәһәр күргәзмәләрендә катнашырга өлгерә. Үзенең беренче шәхси күргәзмәсенә инде ул югары перспективага ия булган һәм формалашкан рәссам буларак килде.

Алабугадан килгән яшь һәм чибәр шагыйрә Светлана Попова үзенең шигырьләрен хискә бирелеп, чын күңелдән укуы белән катнашучыларның күңелен биләп алды. А. Высоцкий исемендәге автор җырлары клубы әгъзасы Илшат Газизуллин рок-композицияләр башкарды. Михаил Жуковский үзе дә гитарасын алып килде, тамашачыны моңлы көйләре белән куандырды.

Сәнгать бүлеге һәрвакыт рәссамнарның күргәзмәләрен оештыруда һәм шәһәребезнең мәдәни тормышында яңа исемнәрне үстерүдә бик шатланып кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: