Өлкәннәр көненә багышланган кичә (18+)

4 октябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Тормышыбыз өлгесе сез, өлкәннәр» дип аталган чара оештырылды.

Әлеге чарада өлкән яшьтәге китап укучылар катнашты. Кичәне башлап җибәргән китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Әлеге кичә барышында журналист Нәсимә Садыйкова татар гаиләсендә рухи тәрбия турында чыгыш ясады. Шагыйрәләр Сирень Якупова һәм Рәзинә Мөхияр үзләренең шигырьләрен укыды. Танылган рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова соңгы елларда иҗат иткән шәмаилләре белән  таныштырды.

Чәй өстәле артында өлкәннәр хатирәләре белән уртаклашты. Кичәдән өлкәннәр рухи азык алып, канәгать булып таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: