«Әни кулының җылысы»: «Ветеран» клубында Әниләр көненә багышланган чара (18+) Анонс!

Бесплатно

26 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә «Ветеран» клубы кысаларында Әниләр көненә багышланган «Әни кулының җылысы» дигән әдәби-музыкаль чара узачак. 

Чаллы сәнгать көллияте укучылары барлык әниләргә үз күңел җылысын бүләк итәчәк. 

Алар башкаруында композиторлар һәм шагыйрьләр тарафыннан иң якын кеше – әнигә багышланган җырлар һәм көйләр яңгыраячак. 

Керү ирекле. 

Поделиться: