«Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә!» тематик кичәсе (18+)

6 октябрь көнне «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә!» исемле бәйрәм чарасы узды. 

Алтынга төренгән ямьле көзге көннәрнең берсендә китапханәчеләр өлкән буын кешеләренә яхшы кәеф бүләк итте. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр рәхәтләнеп аралашты, яшьлек елларын искә төшерде һәм яраткан җырларын җырлады, шигырьләр укыды, биеде, шаяртты, такмаклар әйтеште. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да тормыш кыенлыкларын онытып торып, чын күңелдән ял итте һәм бик күп уңай тәэсирләр алды.

 

Поделиться: