«Тормыш чәчәге син хатын-кыз»: тематик кичә (16+)

5 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда, 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Тормыш чәчәге син хатын-кыз» дип исемләнгән тематик кичә уздырды.

IMG-20200305-WA0008
IMG-20200305-WA0009
IMG-20200305-WA0005
IMG-20200305-WA0003

Китапханәче килгән кунакларны язның иң беренче матур бәйрәме белән тәбрикләде, Халыкара хатын-кызлар көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Яз, шигърият һәм шатлык-куанычлар рухында чарада катнашучылар Г.Шәрипова, Р.Миңнуллин кебек танылган шагыйрьләрнең  әни, хатын-кыз турындагы шигырьләрен укыды. Кичә дәвамында төрле чорларда популяр булган җырлар яңгырады. Әлеге чараның һәр кунагы күңелле бәйрәм кәефе һәм уңай тәэсирләр алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: