«Театраль Татарстан» Тематик кичә (12+)

30 сентябрьдә 6 нчы санлы китапханә Россиядә Театр елы уңаеннан  «Театраль Татарстан» исемле тематик кичә уздырды.

Өлкән сыйныф укучыларына туган якны өйрәнү бүлеге фондларындагы театр темасын яктырткан китаплар белән танышырга, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры спектакльләре программасын карарга мөмкинлек туды.

Балалар виртуаль рәвештә Казан театр училищесы, Яшь тамашачылар театрларында булды. Укучыларны Яшь тамашачылар театры актерларының театр елына багышланган проектлары аеруча кызыксындырды, алар дөнья һәм Россия сәнгать йолдызлары рәвешенә керде. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры, яшьләр театры, «Әкият» курчак театры һәм башкаларның барлыкка килү һәм үсеш юлы кызыклы. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына, Казан брендлары – Шаляпин һәм Нуриев фестивальләренә башлангыч бирүче буларак, аерым игътибар бирелде.

Туган шәһәребез Чаллы театрлары – Мастеровые, курчак театры, татар драма театры турында да сөйләштек. Укучылар әлеге театрлар спектакльләреннән алган кичерешләре белән уртаклашты.

Балалар күптән түгел генә Мастеровые театрында кешеләрнең рухи яктан рәхимсезләнүе һәм табигатьнең хак дөньясы турында «Бик гади тарих» спектаклен каравы турында әйтте. Чара азагында «Сез театрны яратасызмы?» викторинасы уздырылды.

Әлеге чара укучыларны театрга барырга рухландырды һәм якын арада барысы бергә А.Касонның «Кыргый», А.Вампиловның «Өлкән ул» спектакльләрен карарга дигән ният белән таралыштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: