«Сугышта булганнар күзе белән» тематик кичәсе (12+)

26 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Сугышта булганнар күзе белән» дигән тематик кичә узды.

Фильм об Афганистане
Героическая страница Афганской войны
Ученики СОШ№19
Рассказ ветерена

Ул әфганчы-сугышчыларга, интернационал бурычларын Әфганстан Демократик Республикасында үтәгән солдатларга багышланды. Бу сугыш 9 ел, 1 ай һәм 18 көн барды, анда 600 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры катнашты.

Очрашуга ветеран әфганчы Илдус Кәшиф улы Насыйров килгән иде. Ул балаларга үзенең тормыш юлы, хезмәте турында сөйләде, полкташлары турында истәлекләре белән уртаклашты. Укучылар авыр сугыш сынавы узган кунагыбызның чыгышын зур игътибар белән тыңлап утырды.

Кичә барышында балалар Әфганстанда хезмәт итү турында фильм карады. Укучылар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсендә шул сугыш турындагы әсәрләр белән таныша алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: