Татар китап нәшриятына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан китапханәдә акция (6+)
Теләге булган барлык кешене дә акциядә катнашырга чакырабыз! Моның өчен шәхси китапханәгездәге иң борынгы китапны китапханәгә алып килегез һәм призга ия булырсыз. Акция нәтиҗәләре буенча Үзәк китапханәдә «Укучы белән бергә 100 ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла. Анда Татар китап нәшрияты тарафыннан бастырып чыгарылган иң борынгы китаплар тәкъдим ителәчәк. Китапларны шәһәребез китапханәләренә алып килергә мөмкин (китапханәләребезнең адреслары). Акциянең җиңүчесен бүләкләү 26 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә Үзәк китапханәдә узачак. Акция тәмамланганнан соң, китаплар хуҗаларына кире кайтарылачак. 06.08.2019-25.09.2019 – акциянең уздырылу вакыты. |