«Тел күрке – сүз, милләт  күрке – тел»: түгәрәк өстәл  (18+)

26 февральдә 12 нче санлы татар китапханәсендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Тел күрке –сүз, милләт  күрке – тел» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

круглый стол 3
круглый стол 1
круглый стол 2

Түгәрәк өстәлдә фикер алышуда Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге рәисе Галимҗан Зарипов, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Нәркиз Кашапов, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе баш белгече Наилә Миначова,  шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов, әдәбият галиме, шагыйрь, профессор, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гыйбадуллин, шәһәребез язучылары, шагыйрьләр, «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары, М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, 60 нчы мәктәп укытучылары һәм милләт язмышына битараф булмаган зыялы шәһәрдәшләребез катнашты. Чараның кунагы итеп язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова чакырылган иде.

Тел турында сөйләшү – милләт язмышы турында сөйләшү ул. Фәүзия Бәйрәмова, тарихи чыганакларга тукталып, татар халкының башка милләтләр өчен дә һәрвакыт үрнәк булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә телне һәм милләтне саклап калу өчен яңа юллар эзләргә, бөтен көчне милләт белән эшләүгә, аның милли аңын үстерүгә бирергә кирәклеген, бары тик көчле милли рух һәм ислам әхлагы гына татар халкын саклап калачагын әйтте. 

Чарада катнашучылар татар халкы үзенең бөек милләт икәнен аларга, аның кадерен белергә, телебезне саклап калу өчен берләшергә, үз милли дәүләтчелеген торгызырга омтылырга тиешлеген ассызыклады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: