Технолог белемле журналист, яшь язучы Айзирә нәрсә турында хыяллана?.. (12+)

Дуслар, сезне 15 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә ВКонтакте социаль челтәрендә туры эфирда «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Айзирә Бадикова белән әңгәмәне карарга чакырабыз.

Айзирәнең тәүге китабы дөнья күрде. Әле кайда бит – мөхтәрәм Татарстан китап нәшриятында! Чын күңелдән котлыйбыз, яңа иҗади үрләр телибез.
Беренче китабын кулга алганда Айзирә нинди хисләр кичерде икән, шул турыда беләсегез килсә, турыдан-туры эфирда көтеп калабыз!

Поделиться: