«Китапханә фонды китапханәнең ярдәмче системасы буларак» семинар-практикум (18+)

20 май көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Китапханә фонды китапханәнең ярдәмче системасы буларак» темасы буенча дәрес узды.
Семинар-практикум «ПрофиКласс» яшь китапханәче мәктәбе кысаларында оештырылды.
Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Е. В. Андросова китапханәчеләргә бүлекнең эчке эш үзенчәлекләре: әдәбиятны техник яктан эшкәртү, китаплар, журналлар, газеталар һәм башка мәгълүмат чыганаклары исәбен алу турында сөйләде. Китапханәнең иң әһәмиятле документлары белән таныштырды: инвентарь китабы, китапханә фондының суммар исәбе китабы, ББК (китапханә-библиографик классификациясе), автор таблицалары һ.б.

IMG-20250520-WA0038
IMG-20250520-WA0043
IMG-20250520-WA0049
IMG-20250520-WA0053

Практикумда катнашучылар китапханә фондының ничек формалашуы турында күзаллаулар алды, китапларны кабул итү һәм исәптән алу эше, китапханә фонды документларының булу-булмавын тикшерү этаплары белән танышты. 
Әйдәп баручы китапханәче Е. А. Брилева тарафыннан вакытлы матбугат басмаларын исәпкә алу эшен алып бару буенча киңәшләр бирелде. 
Китапларны туплап бәйләү буенча мастер-классны китапханәче З. Х. Нигъмәтуллина күрсәтте.
Яшь китапханәчеләрдән үзләрен кызыксындырган сораулар яңгырады, әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге белгечләре аларга тулы һәм аңлаешлы итеп җавап бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: