«Рус классиклары мәрхәмәтлелек һәм сабырлык турында» Уйланулар сәгате (12+)

14 ноябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен «Рус классиклары мәрхәмәтлелек һәм сабырлык турында» исемле уйланулар сәгате узды.

20191114_135457
20191114_140529
20191114_134732
20191114_140622

Чара башында алып баручы балаларны толерантлык төшенчәсе һәм аны билгеләп үтү көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, Мәхәббәт һәм Яхшылык турында гыйбрәтле хикәя сөйләде. А.П.Платоновның «Юшка», В.Распутинның «Уроки французского», Л.Н.Толстойның «Кавказский пленник» һәм башка әсәрләр мисалында укучылар толерантлы кеше сыйфатларына ия булган геройлар турында фикер алышты. Балаларга Яхшы гамәлләр агачы тәкъдим ителде. Алар, үз тормышларында әһәмиятле дип санаган яхшы гамәлләрен яфракларга язып, әлеге агачны яшелләндерделәр. Чара азагында барысы да күңелдә мәхәббәт, мәрхәмәтлелек һәм ихтирам хисләре кебек әхлакый кыйммәтләрне саклауның мөһимлеге турында нәтиҗәләр ясады. Алып баручы барлык балаларга да толерантлы булуларын теләп калды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: