Раштуа очрашулары (12+)

12 гыйнвар көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә традиция буенча Раштуа очрашулары узды. 

IMG-20200112-WA0048
IMG-20200112-WA0050
IMG-20200112-WA0051
IMG-20200112-WA0058

Кече картиналар галереясында Казан шәһәреннән килгән рәссам, музыка укытучысы Лили Камскаяның шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә батик һәм графикада башкарылган төрле эшләр тәкъдим ителде. Күргәзмә ачылу тантанасы барышында кунаклар рәссамның тормыш юлы, картиналарның туу тарихы белән танышты, Лили Камскаяның киләчәккә планнары белән кызыксынды. Вернисажга Казан, Уфа, Алабуга, Ижау, Шилнәдән рәссамның дуслары килде. Лилиның үз чыгышы чараның музыкаль бизәлеше булды, анда Вивальди, Чайковский композицияләре яңгырады.

Шагыйрә Людмила Дорженковская кыш турында шигырьләрен укыды һәм кунакларга раштуа бәйрәмнәрендә кешеләрнең иң яраткан шөгыле – багуның тылсымлы рухына кереп чумарга тәкъдим итте.

Теләге булган һәр кешене «Дөньяның гүзәллеген йөрәгем белән тоям» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсенә чакырабыз. Экспозициядә 40тан артык эш тәкъдим ителде. Күргәзмә 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: