Республикакүләм «Аулак өй-баттл» проекты китапханәгә җыена!!! (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесе узачак. Әдәби мәйданда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм Казан шәһәреннән килгән шигъри күңелле Сәрия Закирова һәм аның «Кызлар җыры» төркемендәге дус шагыйрәләре көч сынашачак.
Тамаша шигырьләр, халык җырлары, тальян, курай моңнары белән үрелеп барачак. Әлеге бәйге шигърият, әдәбият сөючеләрнең күңелендә җылы тәэсир калдырдыр дип өметләнәбез.

Поделиться: