«Тукай эзләре буйлап» бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланган төбәк иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: по 18 апреля 2026 года

Хөрмәтле Габдулла Тукай иҗатын сөючеләр!
Сезне бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай эзләре буйлап» төбәк иҗади бәйгесендә катнашырга чакырабыз. 

Бәйге эшләре 2026 елның 10 мартыннан 18 апреленә кадәр кабул ителә. 
Бәйгегә Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча яки аның турында рәсемнәр, кул эшләнмәләре, презентацияләр кабул ителә.
Катнашу өчен 5-22 яшьлек теләге булганнар чакырыла. 
Бәйгене үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт адресы буенча 1 нче санлы китапханә.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (8552) 46-03-34
Эл.почта: library-1f@mail.ru 
Бәйгенең нигезләмәсе.

Поделиться: