«Яшь каләмче = Юные дарования» Төбәк әдәби бәйгесе (6+)
«Тылсымлы каләм = Волшебное перо» II Төбәк әдәби фестивале кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге 2019 елның 25 сентябреннән 25 октябренә кадәр «Яшь каләмче = Юные дарования» исемле төбәк әдәби бәйгесе уздыра. Бәйгедә катнашу өчен һәр катнашучы Оештыру комитетына үзенең беркайда да басылып чыкмаган бер әсәрен түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим итә: – «Шигърият» (гомуми күләме 100 юлдан артмаган 1-3 шигырь); – «Чәчмә әсәр» (хикәяләр, эссе, повестьтан өзек, гомуми күләме компьютерда басылган 12 биттән артмаска тиеш). Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла: – 7-12 яшь; – 13-17 яшь; – 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм бәйге эшләрен 2019 елның 25 октябренә кадәр cbs-nko@mail.ru электрон почтасына җибәрергә яисә Чаллы шәһәре, ГЭС, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якын өйрәнү бүлегенә алып килергә мөмки. Җиңүчеләр исемлеге 2019 елның 21 ноябреннән дә соңга калмыйча, «ҮКС» МБУ сайтында (библиотека-челны. рф) һәм Вконтакте социаль челтәрендә басылып чыгачак. Элемтә өчен мәгълүмат: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары 4/14А. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-02-29, 71-02-54, +79534944406, e-mail: cbs-nko@mail.ru.
|