«Бердәмлектә безнең көч» Эшләүче яшьләрнең төбәк форумы (16+)

2019 елның 8 ноябрендә «КАМАЗ»ның Пресс-рам заводында «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән эшләүче яшьләрнең төбәк форумы узды. Ул КАМАЗ оешуның 50 еллыгына һәм Эшче һөнәрләр елына, шулай ук шәһәрнең яшьләр сәясәтенә 25 ел тулуга багышланды. Форумны оештыручылар: Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эш буенча бүлеге белән берлектә Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре шурасы, КАМАЗ гамәви акционерлык җәмгыяте, «Заман» яшьләр үзәге.

фото 1
фото 2
фото 7
фото 5
фото 6
фото 3

Форумда тәҗрибә уртаклашыр өчен Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеев шәһәрләренең актив һәм инициативалы яшьләре җыелды. Ул елдагыча төрле тармакларга караган – мәгарифтән сәнәгатькә кадәр – эшләүче яшьләрне җыйды: мәсәлән, «КАМАЗ» гамәви акционерлык җәмгыяте, «Челны-Бройлер» ҖЧҖ, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Чаллы электр челтәрләре, Пенсия фонды, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һ.б. Форумның максаты – предприятиеләрдә яшьләр хәрәкәте үсешен активлаштыру һәм яшьләр белән эшнең яңа формаларын камилләштерү.

Сәламләү сүзләре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина чыгыш ясады. Форум «КАМАЗ»ның Пресс-рам заводында таныштыру экскурсиясе белән башланды. Форум программасы кысаларында яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен алмашу буенча түгәрәк өстәлләр, командалар туплауга тренинглар, төрле юнәлештәге семинар һәм мастер-класслар үтте. 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Хәзерге заманда предприятиеләрдә яшьләр белән эшләү мәсьәләләре» дигән түгәрәк өстәл утырышында, «Яшьләр белән эшләүче белгечнең чек-кәгазе» World Cafе кебек башка чараларда актив катнашты. Форум азагында яшь белгечләр предприятие һәм оешмаларда яшьләр хәрәкәте үсешенә анализ ясады, эштә уңышларга ирешү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм киләчәктә проектларны тормышка ашыру, иҗтимагый тормыш белән идарә итүдә яңа фикердәшләр тапты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: