«Шигъри тамчы» шигырь укучылар видеобәйгесенә эшләр 15 майга кадәр кабул ителә
14
Апрель 2020
Сишәмбе
Хөрмәтле укучыларыбыз! Килеп чыккан вәзгыять белән бәйле рәвештә, Үзәк балалар китапханәсе «Шигъри тамчы» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесенә (темасы: «Шигырьләр аша сугыш турында сөйлибез») эшләр кабул итүне 2020 елның 15 маена кадәр озынайта.
Бәйгегә нәтиҗәләр 2020 елның 16 маеннан 24 маена кадәр чыгарылачак. 25-28 майда дипломнар җибәреләчәк.
Барыгызга да иҗади уңышлар телибез! |