Үзәк китапханәдә В.Путинның пресс-конференциясен карадылар (18+)
19
Декабрь 2019
Пәнҗешәмбе
19 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә РФ Президенты Владимир Путин пресс-конференциясенең туры эфирын карау оештырылды. Еллык йомгаклауны коллектив белән карарга һәм фикер алышырга Гомумроссия халык фронты активистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, студентлар җыелды. Пресс-конференциянең туры эфиры тәмамланганнан соң, аның барышында күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның республикабызда яшәүче гади гражданнар тормышына йогынтысы, җәмәгать эшлеклеләре, җирле хакимият һәм барлык кызыксынучы яклар катнашында аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. |