«Cугыш турында укылган китап – Җиңү көненә бүләгең» Кычкырып укулар (6+)

«Без синең оныкларың, Җиңү!» төбәкара акциясе кысаларында, 23 гыйнвар көнне 13 нче санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Cугыш турында укылган китап – Җиңү көненә бүләгең» дигән кычкырып укулар үткәрде.

cof
dav
cof
dav
dav

Яшь китап сөючеләр сугышта балалар күрсәткән батырлыклар турында А.Крестинскийның «Мальчики из блокады» китабын, М. Зощенко, Л. Кассиль, С. Алексеев һ.б. язучыларның әсәрләрен укыды. Шулай ук балалар М.Җәлил, С.Михалков һ.б.ларның сугыш турындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, Ю.Яковлевның «Девочка с Васильевского острова» хикәясен игътибар белән тыңлады. Чара барышында балалар зур кызыксыну белән тыңлап утырды, укыганнар буенча фикер алышты, үз кичерешләре белән уртаклашты һәм сорауларга җавап бирде.

Китапханәче бу китап геройларының батырлыгы һәм зур югалтулар бәрабәренә ирешкән Җиңүнең илебез өчен бик кыйммәткә төшүе турында сөйләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: