«Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар» программасын тәкъдим итү (6+)
14 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар» программасын тәкъдим итү чарасы узды. «Галиҗәнап Китап, исәнме!» дип аталган иң беренче очрашу татар китабы тарихына багышланды. Балалар отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашев оештырган беренче татар типографиясе турында мәгълүмат алды, татар китабы тууының авырлыгы турында белде; танылган татар галиме, китап белгече-библиограф Әбрар Кәримуллинның «Татар китабы тарихы «Көнбатыш-Көнчыгыш» контекстында» китабыннан материаллар белән таныштылар. «Саумы, Китап!» презентациясе күрсәтелде. |