«Чаллы шигърияте антологиясе» («Антологии Челнинской поэзии») китабын тәкъдим итү (18+)

Бесплатно

26 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Антологии Челнинской поэзии» китабын тәкъдим итү чарасы узачак.

Биоблиографик альманах-белешмәлеккә 1930-2021 нче елларда Чаллы шәһәрендә яшәп, үз әсәрләрен татар һәм рус телләрендә иҗат иткән авторлар кертелде. Алар арасында профессиональ шагыйрьләр белән беррәттән «Ләйсән» һәм «Орфей» шәһәр әдәби берләшмәләре әгъзалары да бар. 

Китапны тәкъдим итү барышында катнашучылар авторларның туган якка мәхәббәтен җырлаган шигъри әсәрләре, дуслык, табигать, кече Ватан һәм хезмәт турында шигырьләр белән танышачак. 

Кичәдә Чаллы шәһәре язучылары һәм Түбән Кама буе әдәби берләшмәләре әгъзалары катнашачак. Тамашачылар кунакларга сорауларын бирә алачак, ә язучылар үз истәлекләре һәм киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашачак. 

Автор-башкаручыларның чыгышы әлеге вакыйганың бизәге булачак, алар антологиягә кергән шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырларны башкарачак.  

Поделиться: