«Күршеләр көне» Ишегалды бәйрәме (6+)
21
Май 2019
Сишәмбе
21 майда 6 нчы санлы китапханә Шишкин бульварында Халыкара күршеләр көне уңаеннан «Китапханә тәкъдим итә» исемле реклама акциясе уздырды. «Автозаводский» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә уздырылган мондый чараларның төп максаты – күршеләр арасында яхшы традицияләрне торгызу, уртак проблемаларны бергәләп чишү, балалар һәм өлкәннәр өчен мәдәни күңел ачу, ял итүне оештыру аша яшәүчеләрне берләштерү. Китапханә булачак укучыларын үзе яздырып ала торган вакытлы матбугат белән таныштырды. Китапханәчеләр реклама кәгазьләре таратты, чарага килүчеләр өчен буккроссинг оештырды. |