«Игелек нурлары бүләк итик» Бәйрәм кичәсе (6+)

2 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы белән берлектә педагогик хезмәт ветераннары өчен «Игелек нурлары бүләк итик» исемле бәйрәм кичәсе уздырды. Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланды.

IMG_9053
IMG_9012
IMG-20191003-WA0001
IMG-20191002-WA0006
IMG-20191002-WA0009

Кичә кунаклар адресына яңгыраган җылы тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. «Театр һәм киноның гаҗәеп дөньясы» исемле мавыктыргыч уенда катнашып, ветераннар бик күп уңай хисләр, яхшы кәеф алды. Уен барышында катнашучылар талантлы режиссер һәм актерларны искә төшерде, афоризмнарны белде, яраткан кинофильмнарыннан җырларны бергәләп җырлады.

«Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр өлкәннәргә җырлар һәм биюләр бүләк итте, ә яшь китап сөючеләр шигырьләр укыды.  Балаларның чын күңелдән башкарган, хисләр белән тулы чыгышы кунакларның күңел түренә үтеп керде.

Бәйрәм кичәсе җылы, дустанә һәм күңелле рухта узды һәм традиция буенча чәй эчү белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: