«Сәламәтлек бушка килми, аның өчен көрәшергә кирәк» Танып белү сәгате (6+)

31 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәп яны лагере балалары өчен «Сәламәтлек бушка килми, аның өчен көрәшергә кирәк» исемле танып белү сәгате уздырды. Китапханәче белән бергә укучылар сәламәтлек серләренә төшенү өчен «Сәламәтләр» иленә сәяхәткә кузгалды.

Сәяхәт барышында алар төрле станцияләрдә йөрде: «Авырма», «Чисталык», «Витаминлы» станциясендә тукталыш ясады, «Спорт» шәһәрендә булды.

Укучылар, авырмас, нык һәм сәламәт булып үсәр өчен, үз сәламәтлегең турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында белде. Чараны тагын да җанландырган «Файдалы ризыклар» уенында һәр команда үз кәрҗиннәренә файдалы һәм зарарлы ризыкларны җыйды.

«Дөресме, әллә юкмы» викторинасында катнашып, балалар шәхси гигиена серләре белән танышты, уен формасында микроб һәм вирусларны куып җибәрде. Шулай ук хәрәкәтчән уеннар уйнады, төрле сынаулар үтте, ә чара азагында сәламәтлек өчен файдалы киңәшләрне тыңлады.

Укучылар әлеге чарадан канәгать калды һәм яхшы кәеф, бик күп файдалы мәгълүмат туплады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: