«Куркынычсызлык – яшәү дигән сүз» Танып белү сәгате (12+)

11 октябрь көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта сыйныф укучылары өчен «Куркынычсызлык – яшәү дигән сүз» исемле танып белү сәгате уздырды.

23ф. Познавательный час Безопасность – значит жизнь……..
23ф. Познавательный час Безопасность – значит жизнь..
Познавательный час Безопасность – значит жизнь

Ул «Куркынычсызлык кагыйдәләре», «Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре» һәм «Әгәр дә…» дип аталган өч өлештән торды.

Әңгәмә барышында балалар янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте, көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләште.

Китапханәче укучыларга гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеге, чыгу юлын ничек эзләп табарга һәм тиз арада дөрес карарга килергә өйрәнергә, беренче ярдәм күрсәтү алымнары турында сөйләде, шулай ук әлеге тема буенча китапларга күзәтү ясады. Укучылар «Янгын чыкса…» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Ярдәм сорау» һәм «Зыян күрүчегә ярдәм ит» уеннарында катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: