«Космоска ишекләр ачык» Танып белү программасы (6+)

12 апрель көнне, Бөтендөнья космонавтика көне кысаларында, Үзәк балалар китапханәсендә «Космоска ишекләр ачык» исемле танып белү программасы узды.

ЦДБ 12.04. космо
цдб 12.04 космос (5)
цдб 12.04 космос (3)
цдб 12.04 космос (2)
цдб 12.04 космос

Балалар «Космос якын» китап күргәзмәсе һәм «Җир иллюминаторда» исемле танылган җырның аудиоязмасы буенча чарада ни турында сүз барачагын тиз аңлап алды. Башлангыч сыйныф укучылары кечкенә булачак космонавт – Юрий Гагаринның балачагы турында мәгълүмат алды һәм ни өчен космик киңлектә булып кайткан дөньяда иң беренче кеше нәкъ менә ул булуы хакында белде. Балалар «Планеталар парады»н сәхнәләштерүдә катнашты. Алар планета исеменнән сыйныфташларына кыскача гына итеп аның турында мәгълүмат бирде. «Кояш системасы планеталары» исемле матур һәм мәгълүматка бай видеоролик ярдәмендә укучылар планеталар белән тагын да тулырак таныша алды. «Космофакт» презентациясе укучыларга космосның бала аңларлык төшенчәләре, фактлары турында сөйләде һәм төньяк балкышының гадәти булмаган видеосы белән барысын да шаккатырды. Программа «Юрий Гагарин» китабыннан булачак космонавтларга киңәшләр уку һәм «Балалар өчен фән» сериясеннән мкльтфильм карау белән тәмамланды .

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: