Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Кадерле укучыларыбыз һәм хезмәттәшләребез!

Китап кадерен белүче һәм матур китап уку дөньясын сөюче барлык дусларыбызны якынлашып килүче 2020 ел белән тәбрик итәбез. Без укучыларыбызга тылсымлы ачышлар, кызыклы яңа китаплар, мавыктыргыч күргәзмәләр, кызыклы кешеләр белән онытылмас очрашу мизгелләре телибез!

«ҮКС» МБУ китапханәләренең мәдәни тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.

Хезмәттәшләребезгә шәхси казанышлар һәм һөнәри үсеш, яңа ачышлар һәм инновацияләр, иминлек һәм хыялларыгызның тормышка ашуын телибез! Киләсе елда яхшы күңелле һәм игелекле укучыларыгыз тагын да артсын!

Һәм исегездә тотыгыз, иң яхшы бүләк – ул КИТАП, ә КИТАП УКУ һәрвакыт модада!

Поделиться: