Котлыйбыз!

9 апрель көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

DSC_7320
DSC_7169
CD5DKDbs0J8
shv8_EYdo_U
04fRiHNOpM4
izoAMC_Lgkw
E-_vdnBEhcA

Автокаланың мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләрен шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева тәбрикләде: «Яр Чаллының мәдәни сферасы автогигант һәм шәһәр төзелеше вакытында туды. 2019 ел автокала халкы өчен аеруча үзенчәлекле, чөнки КАМАЗ төзелешенә 50 ел тула. Мин беренчеләргә үземнең рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Нәкъ менә сез шәһәребезнең күп кенә традицияләренә нигез салдыгыз, – дип белдерде ул. 

Мәдәният өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Автокаланың мәдәният әһелләре ТР Министрлар Кабинеты һәм шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында китапханәләр системасы вәкилләре дә бар иде.

«ҮКС» МБУнең 12 нче санлы китапханәсе мөдире Әлфия Зөфәр кызы Аксуева Һөнәри эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре өчен Чаллы шәһәре мэры премиясенә лаек булды;

Чаллы шәһәре мәдәният учреждениеләре арасында «Ел китапханәчесе» номинациясендә җиңүче булып «ҮКС» МБУнең балалар белән массакүләм эш бүлеге мөдире Привалова Елена Сергеевна танылды.

Кадерле хезмәттәшләребез! Үз һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез һәм иҗадилыгыгыз белән сез йөрәкләрдә ялкын кабызасыз, яратырга һәм һәр туган көнгә шатланырга өйрәтәсез. Һәркөнне дәртләнеп башкарган һәм кирәкле булган эшегез сезгә бары тик куанычлар гына китерсен. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: