«Язмышымның кискен борылышлары» Шигъри кичә (12+)

6 апрель көнне 15 нче санлы китапханәдә «Татарстан әдәбияты: үткәне һәм бүгенгесе» туган якны өйрәнү программасы кысаларында Чаллы шагыйрәсе С.Н.Летяга белән очрашу узды.

DSCN9570
RSCN9571

Светлана Николаевна – «Танылмаган даһи» яшь шагыйрьләр бәйгесе җиңүчесе (Яр Чаллы, 2014 ел), Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Ул укучыларга үзенең шигърияткә илткән юллары, 10 яшендә шигырьләр һәм поэмалар яза башлавы хакында сөйләде. Шуның өстенә әдәби әсәрләренә иллюстрацияләрне үзе ясавы мәгълүм булды.

С.Н. Летяга «Стихотерапия» исемле шигъри җыентыгындагы шигырьләрен укып, өлкән сыйныф укучыларын куандырды. «Мне бы…»,  «Строки выдохнешь и отпустит», «Птица чёрная в небе летала», «Я –  в осени» шигырьләре балаларның күңеленә аеруча хуш килде. Шагыйрә укучыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде һәм киләчәктә дә шундый матур очрашулар булсын иде дигән теләктә калды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: