«Күңелләрдә Тукай сүзләре» шигъри марафоны (0+)

23 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта бөек татар шагыйре Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган «Күңелләрдә Тукай сүзләре» дигән шигъри марафон узачак.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Укучылар өчен Г.Тукай әсәрләреннән торган «Тукайдан илһам алып…»  дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнәчәк. Китапханә хезмәткәрләре илһамланып шагыйрьнең шигырьләрен укыячак, аның тормышыннан кызыклы фактларны сөйләячәк һәм чарага килүчеләргә яраткан әсәрләрен искә төшерергә һәм укырга тәкъдим итәчәк. 
Марафон кунаклары бөек татар шагыйренең шигырьләрен һәм танылган поэмаларыннан өзекләрне укый алачак.  
Шигъри марафонда шәһәребезнең танылган язучылары һәм шагыйрьләре актив катнашачак: Тукй иҗаты белән илһамланган хәзерге заман авторлары үзләренең яңа шигырьләрен укыячак. 
Теләге булган һәркемне чарага кушылырга — шигърият дөньясына кереп чумарга, дулкынландыргыч шигъри юллардан ләззәт алырга һәм нәфис сүзнең үзгә бер көчен тоярга чакырабыз!

Поделиться: