«Эшче һөнәрләр дөньясы» лэпбуклар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды (0+)
12 нче санлы татар китапханәсе 2019 елның 9 гыйнварыннан 28 мартына кадәр «Эшче һөнәрләр дөньясы» гаилә иҗаты лэпбуклар бәйгесе уздырды. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: балаларны китап уку белән кызыксындыру, гаилә белән китап укуны үстерү, балалар һәм ата-аналарны бергәләп иҗат итүгә тарту, эшче һөнәрләргә игътибарны юнәлтү һәм аларның популярлыгын арттыру. Бәйгедә 3-15 яшьлек балалары булган гаиләләр катнашты. 58 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм 8 мәктәптән барлыгы 67 эш килде. Бәйгенең җиңүчеләре: 3–4 яшьлек балалар төркемендә: 1 нче урын – Береговая Дарина (120 нче санлы «Ладушки» балалар бакчасы) 2 нче урын – Колычев Илья (7 нче санлы «Рябинушка» балалар бакчасы) 3 нче урын – Хәбетдинов Кәрим (9 нчы санлы «Алан» балалар бакчасы) 5-6 яшьлек балалар төркемендә: 1 нче урын – Саяпова Инесса (56 нчы санлы «Родничок» балалар бакчасы) 2 нче урын – Бушуев Искәндәр (106 нчы санлы «Забава» балалар бакчасы) 3 нче урын – Харләмов Данияр (71 нче санлы «Кораблик» балалар бакчасы) 7-10 яшьлек балалар төркемендә: 1 нче урын – Северин Михаил (77 нче гимназия) 2 нче урын – Сорокина Аделина (22 нче мәктәп) 3 нче урын – Хәбиров Камил (58 нче мәктәп) 11-15 яшьлек балалар төркемендә җиңүчеләр ачыкланмады. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак. Калган барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре һәм электрон сертифкатлар алды. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
|