«Эшче һөнәрләр дөньясы» лэпбуклар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды (0+)

3
6
2
1

12 нче санлы татар китапханәсе  2019 елның 9 гыйнварыннан 28 мартына кадәр «Эшче һөнәрләр дөньясы» гаилә иҗаты лэпбуклар бәйгесе уздырды.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: балаларны китап уку белән кызыксындыру, гаилә белән китап укуны үстерү, балалар һәм ата-аналарны бергәләп иҗат итүгә тарту, эшче һөнәрләргә игътибарны юнәлтү һәм аларның популярлыгын арттыру.

Бәйгедә 3-15 яшьлек балалары булган гаиләләр катнашты. 58 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм 8 мәктәптән барлыгы 67 эш килде.

Бәйгенең җиңүчеләре:

3–4 яшьлек балалар төркемендә:

1 нче урын – Береговая Дарина (120 нче санлы «Ладушки» балалар бакчасы)

2 нче урын – Колычев Илья (7 нче санлы «Рябинушка» балалар бакчасы)

3 нче урын – Хәбетдинов Кәрим (9 нчы санлы «Алан» балалар бакчасы)

5-6 яшьлек балалар төркемендә:

1 нче урын – Саяпова Инесса (56 нчы санлы «Родничок» балалар бакчасы)

2 нче урын – Бушуев Искәндәр (106 нчы санлы  «Забава» балалар бакчасы)

3 нче урын – Харләмов Данияр (71 нче санлы «Кораблик» балалар бакчасы)

7-10 яшьлек балалар төркемендә:

1 нче урын – Северин Михаил (77 нче гимназия)

2 нче урын – Сорокина Аделина (22 нче мәктәп)

3 нче урын – Хәбиров Камил (58 нче мәктәп)

11-15 яшьлек балалар төркемендә җиңүчеләр ачыкланмады.

Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак. Калган барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре һәм электрон сертифкатлар алды.

Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: