Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә – 40 ел (18+)

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 40 ел тулу уңаеннан, шәһәребездә әдәбият көннәре үтә. Бүген, 28 февраль көнне, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Мөслим һәм Чаллы язучылары шәһәр Үзәк китапханәсендә кунакта булды.

IMG_7464
IMG_7460
IMG_7459
IMG_7462
IMG_7465
IMG_7454
IMG_7307
IMG_7461
IMG_7463

Алар китапханәнең Әдәбият тарихы музее белән таныштылар. Биредә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарихына багышланган бай күргәзмә дә оештырылган иде. Бәйрәм кысаларында шәһәребез мәктәпләрендә каләм ияләре белән очрашулар оештырыла. Әһәмиятле вакыйгага багышланган чара 14:00 сәгатьтә шәһәребезнең 41 нче мәктәбендә дәвам итәчәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: