Үзәк кимтапханәдә Владимир Мышов күргәзмәсе ачыла (12+)

26 июль көнне 16.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә танылган рәссам һәм график Владимир Мышовның «Яшим һәм хәтерлим» исемле шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.

Ул 1979 елда КАМАЗда барлыкка килгән «Мета-3» иҗат студиясе эшендә катнашучы. Владимир Андреевичның күргәзмәләре Голландия, Франция, Алмания илләрендә зур уңыш белән үтте. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Россия, Болгария, Австрия, АКШ, Франция, Израильнең шәхси коллекцияләрендә саклана.

Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.