Китапханәдә рәссам Лилия Сафинаның рәсем күргәзмәсе ачылды (6+)
7
Октябрь 2019
Дүшәмбе
5 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә талантлы рәссам Лилия Сафинаның тәүге тапкыр шәхси рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә график һәм майлы буяулар белән ясалган 40 тан артык эш тәкъдим ителде. Күргәзмә ачылу тантанасында Лилия Рөстәм кызының укытучысы, Татарстанның Халык рәссамы М.Ш.Хаҗиев, Татарстанның Халык рәссамы А.А.Пашин, иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары чыгыш ясады. Лилия Сафина адресына бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр һәм нәсыйхәтләр яуды.Күргәзмә кунакларына музыкаль бүләкне рәссам Михаил Жуковский ясады. Зәринә Минһаҗева башкаруында шигырьләр яңгырады. Күргәзмә 31 октябрьгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52. |